Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М7 юлының 96,5 километрлы участогын реконструкцияләүне вакытыннан алда төгәлләячәкләр
Татарстанда быел М7 «Идел» трассасының Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәр 96,5 километр озынлыктагы участогын реконструкцияләп бетерәчәкләр. Эшләр өч елдан азрак вакыт дәвамында башкарылган һәм вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.
«Юл участогын быел декабрь башында ачарга ниятлибез. Объектны 2026 елда тапшырырга тиеш идек. Элек М7 юлында ике-өч елда якынча 10 километр реконструкцияли идек, ә хәзер – 100 километрга якын. Бу бик зур күләм», - дип сөйләде ул.
Минһаҗев сүзләренә караганда, Шилнебаш, Ашпалинка, Минзәлә, Дәрия, Ык һәм Сөн елгалары аша алты күпер салынган. Федераль автоюлга имин чыгуны тәэмин итү, төбәк трассалары белән бер дәрәҗәле кисешүләрне булдырмау өчен 11 транспорт чишелеше һәм юлүткәргеч төзелгән. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен алты технологик юл каралган.
«Чаллыдан алып Башкортстан чигенә кадәр генә дә 1,2 миллион тоннадан артык асфальт-бетон җәелде. Бу зур күләм. Эшкә алты асфальт-бетон заводы җәлеп ителде», - дип ассызыклады мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
М7 трассасының төп юнәлешендә дүрт, ә кайбер участокларда хәтта алты хәрәкәт полосасы булачак. Татарстанда бу автомобиль юлының озынлыгы 654,7 километр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз