news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М7 юлында машиналар арасындагы конфликтны видеога төшергәннәр

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән уртаклашкан.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 юлында ике йөк машинасы һәм җиңел автомобиль арасындагы конфликтны видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән уртаклашкан.

Кадрлардан күренгәнчә, «Лэнд Крузер» шоферы йөк автомобилен үткәрмәгән, алдан баручы икенче бер йөк машинасының йөртүчесе, моңа «җавап итеп», җиңел автомобильне уздырмаган. Кайсыдыр мизгелдә йөк автомобиле, җиңел машинаны узып, аның юлына аркылы төшмәкче булган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар ике лагерьга бүленгән: берәүләр раславынча, кыйммәтле чит ил автомобильләренең хуҗалары юлда үзләрен аларга «тугыз гомер» бирелгән кебек тота, икенчеләре фикеренчә, видеода сурәтләнгән йөк автомобильләренең шоферлары юл аларның үзләренеке генә дип уйлый.

Күпчелек фикеренчә, конфликтта катнашучыларның барысы да үзләрен дөрес тотмаган. Аларның бу гамәле җитди юл һәлакәте китереп чыгарырга мөмкин иде, дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot