Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән
Авария булган урыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). М7 трассасындагы авариядә сөт ташый торган машинага бәрелгән «ГАЗель» пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Мәскәү – Уфа трассасының 1105нче километрында булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «ГАЗель»нең йөртүчесе тиешле дистанция сакламаган һәм сөт ташый торган «ГАЗ» машинасына килеп бәрелгән.

«ГАЗель»нең 39 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз