news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М7 трассасында җиңел автомобиль зур йөк машинасы астына килеп кергән

Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән, алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган.

М7 трассасында җиңел автомобиль зур йөк машинасы астына килеп кергән
соцсети

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда М7 трассасында җиңел автомобильнең зур йөк машинасына бәрелү мизгеле видеога эләккән. Авария урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылар үз аккаунтларына урнаштырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез, Чаллы тирәсендә булган.

Кадрларда күренгәнчә, зур булмаган фургон-җиңел машина йөк автомобиленең артына бәрелгән. Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән. Алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә, җиңел автомобиль зур йөк машинасының ярымприцебы астына кергән.

Автомобиль янында ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бар. Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot