news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М7 трассасында бензин ташый торган машинаны капланган

Авариянең кичә кич Шәле авылы ягыннан Казанга бара торган яктагы юл борылышында булган.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда М7 трассасында бензин ташый торган машина капланган. Аны шаһитлар видеога төшергән. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетка урнаштырган.

Видеоның авторы авариянең кичә кич Шәле авылы ягыннан Казанга бара торган яктагы юл борылышында булуын әйтә.

Әлеге кадрларда йөк машинасының юл кырыенда ятканы күренә. Ягулык өлешчә юлга аккан, эшчеләр аңа ком сипкән

Авариянең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Социаль челтәр кулланучылары фаразлавынча, йөртүче борылышка сыеша алмаган һәм машина ауган.

news_right_1
news_right_2
news_bot