news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М7 трассасында авариядән соң, һавада куркыныч матдәләр күләме нормадан артмаган

Татарстанда М7 трассасы буендагы туфрак анализы нәтиҗәләре ике атнадан соң әзер булачак.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). М7 трассасында химия продуктлары аккан урында атмосфера һавасын экологлар тикшергән. Һаваны 15 күрсәткеч буенча өйрәнгәч, зарарлы матдәләрнең нормадан артып китүе ачыкланмаган. Туфрак анализы нәтиҗәләре ике атнадан соң әзер булачак. Бу хакта бүген Татарстан Экология һәм табигат ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре күчмә экологик лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасына 15 күрсәткеч буенча анализ ясады. Нормадан артып киткән очраклар ачыкланмады. Хромато-масс-спектрометрда сыйфатлы анализ үткәрү өчен шулай ук һава үрнәкләре алынды», - диелә хәбәрдә.

Якшәмбе көнне рефрижератор ватылу нәтиҗәсендә Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 829 чакрымында химик продуктлар агуы теркәлгән иде. Гадәттән тыш хәл булган урын тирәсеннән алынган туфрак үрнәкләрен органик матдәләр һәм токсиклогия күрсәткечләре буенча анализлаячаклар. Нәтиҗәләр 2 атнадан соң әзер булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100