news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М7 Мәскәү – Казан трассасының Башкортстан участогына ярты миллиард сум акча бүлеп бирелә

Сентябрь башында М7 трассасының Башкортстан территориясендәге өлешен төзү һәм реконструкцияләү проектын эшләүчене сайлаячаклар. Юл Татарстан чигеннән Дүртөйлегә кадәрге территориядә салыначак. Контрактның башлангыч бәясе – 546,1 миллион сум, алар федераль бюджеттан бүлеп бирелә.

Бу участокта эшләр 2025 елның 30 сентябренә кадәр төгәлләнәчәк. Дүрт полосалы юлның озынлыгы – 65 км, ә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 120 километрга исәпләнә. Төзелеш кысаларында шулай ук тугыз транспорт чишелеше һәм ике күпер төзеләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында чыккан «Урал буе» федераль автомобиль юллары идарәсе заявкасында шул турыда язылган.

М7 «Идел» Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа юлының җиде чакрымлы өлешен реконструкцияләүгә федераль бюджеттан 7,3 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Татар-информ» бу хакта моңарчы хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100