news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М7 федераль трассасында берничә километрга сузылган бөкеләр хасил булган - видео

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре һава торышы начар булганда торак пунктлардан чыкмаска киңәш итә.

(Чаллы, 25 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Социаль челтәрләрдә М7 федераль трассасында километрларга сузылган бөкеләр видеосы барлыкка килде.

Юлда тукталып калган машина йөртүчеләр бүген һава торышы начар булуы аркасында трассада аварияләр һәм бөкеләр булган федераль трассага чыкмаска киңәш итәләр.

«Бөке! Хәтта юлга чыгарга уйламагыз, бик күп авария, кайберәүләр кире борыла...» , - дип шәрехли бу хәлләрне бөкедә утыручылар.

Машина йөртүчеләр шулай ук бозлавык һәм көчле буран булудан зарлана. «Юлга чыгарга җыенучылар булса, пөхтә йөрегез, тизлек режимын саклагыз», -  дип язалар алар социаль челтәрләрдә.

  • Моңа кадәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100