news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М12 трассасының Мәскәү—Казан өлешен рекордлы вакытта төзүләре өчен Путин рәхмәт белдерде

М12 трассасының Мәскәү—Казан өлешен рекордлы вакытта төзүләре өчен Путин рәхмәт белдерде
видеодан скриншот

Россия Президенты Владимир Путин М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр участогын төзүдә катнашкан барлык белгечләргә рәхмәт белдерде һәм проектның рекордлы срокларда тәмамлануын билгеләп үтте.

«Мин бу мөһим транспорт магистрален төзүдә катнашкан барлык белгечләргә, эшчеләргә, инженерларга, проектлаучыларга рәхмәт белдерәм. Барыгызга да зур хезмәтегез, югары эш темпы һәм төзелешне графиктан алдарак тәмамлавыгыз өчен рәхмәт. Бу да бик мөһим. Мондый вакыт эчендә — ә бу нибары өч ел — мондый масштабтагы һәм мондый катлаулылыктагы инфраструктура проектлары бездә әле беркайчан да тормышка ашырылганы юк иде», — диде дәүләт башлыгы автомобиль юлын ачу тантанасында.

Ул бу проектны яхшы ориентир һәм Россия белгечләренең сыйфатлы, тизрәк һәм күбрәк төзи алуына тагын бер дәлил дип атады.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга М12 магистраленең Татарстан участогын ачар алдыннан аны шәхсән үзенең Aurus лимузинында сынап караган.

news_right_1
news_right_2
news_bot