Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М12 трассасын Төмәнгә кадәр 2025 елда сузачаклар
«Көнчыгыш» М12 трассасын Екатеринбургтан Төмәнгә кадәр киләсе елда сузачаклар. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.
«Без Екатеринбургтан Төмәнгә барабыз. Бу 2025 еллар», – диде ул.
Марат Хөснуллин әйткәнчә, алга таба трассаны Омскига кадәр салачаклар, шәһәрне һәм Төмәнне урап узу юллары төзү планлаштырыла. «Бу безнең юл төзелеше планнарында бар», – диде ул.
Искәртеп үтик, трассаның Мәскәүдән Казанга кадәр өлешен узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин катнашында ачтылар. Соңыннан магистральне Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр озынайту карары кабул ителде.
- «Көнчыгыш» М12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург – Төмән юлы төзелеше «Транспорт инфраструктурасы модернизациясе» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз