news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М12 трассасын кар басуга каршы Татарстанда көрәш турында «Автодор» оешмасында сөйләделәр

Татарстанда М12 трассасын кар басуга каршы көрәш дәвам итә, дип сөйләделәр «Автодор»да.

Табигать көче белән көрәшү өчен барлыгы 39 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән авыр техника да. Урында юлчылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә эшли.

Исегезгә төшерәбез, катлаулы һава шартларын исәпкә алып, иртән республика ЮХИДИ тарафыннан Татарстанда М12 трассасында автомобильләр хәрәкәтен чикләү турында карар кабул ителде.

Бу вакытта М12 трассасында барган машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot