news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла

“Бу адым кирәк иде инде, бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк", - диде Илшат Әминов.

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушылачак. Бу хакта бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, матбугат очрашуында алда көтеләчәк яңалыклар турында сөйләгәндә әйтте.

“Мәйдан” каналы да безгә кушылды. Безгә һәрвакыт: “Сездә җырлыйлар да, бииләр генә” дип әйтәләр иде. Менә хәзер җыр-биюләр “Мәйдан”да, ә “Татарстан Яңа Гасыр”да күбрәк икенче төрле программалар булачак”, – диде Әминов.

“Яңа Гасыр” җитәкчелеге кушылуның уңай якларын гына күрә.

“Мәйдан” безнең белән эшләргә җайлырак дип килде. Бу адым чыннан да кирәк иде. Бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк”, – диде Илшат Әминов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100