news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Ярмиев татарча тифлокомментарийлы спектакль турында: Театрда бөтен уңайлыклар тудырылган

20 май көнне “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән барачак.

М.Ярмиев татарча тифлокомментарийлы спектакль турында: Театрда бөтен уңайлыклар тудырылган
Михаил Захаров

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры Татарстанда, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләреннән беренче буларак, татар телендә тифлокомментарийлы спектакль чыгарачак. 20 май көнне “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар социаль әһәмияткә ия әлеге чара турында тулырак мәгълүмат бирде.

Матбугат чарасында Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, Мәскәүдән “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының “Яңа караш” программасы җитәкчесе Ксения Дмитриева һәм тифлокомментарийлар буенча Татарстанда бердәнбер татар телле белгеч Гөлүсә Закирова катнашты.

“Без театрыбызны инвалидлар өчен үтемле итү буенча күптән эшлибез. Театр алдында күрмәүчеләр өчен брайль белән театр маршруты язылган белешмәлек бар. Бәлки ул театрның гомуми фонын бозып та торадыр кебек, әмма бу минем принципиаль позициям – без ул язуларны куйдык. Безнең театрда инвалидлар өчен спектакль карауның бөтен уңайлыклары тудырылган”, - дип әлеге проектка бәйле вазгыять белән таныштырып узды директор Мансур Ярмиев.

Театрның инвалидлар белән эшләве аларны залга кертү белән генә төгәлләнми. Театр Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе белән бергә, меценат Алишер Усманов фонды ярдәмендә “Яңа караш” проектын тормышка ашыра башлаган. Проект өчен театрның дөнья классикасына нигезләнгән, бөтен балаларга таныш булган һәм бөтен гаилә белән карап була торган спектакле сайлап алынган.

“Күрмәүчеләр өчен спектакльләр күрсәтүнең үзенчәлекләре бар. Тифлокомментарий ясаучы тамаша залында барган бар вакыйгаларны кыска һәм аңлаешлы итеп паузалар вакытында әйтеп өлгерергә тиеш. Бер спектакльгә тифлокомментарий ясарга әзерләнү өчен бер ай чамасы вакыт кирәк, иң тиз дигәндә - ике атна”, - дип теманың “кухнясын” ачты тифлокомментарий белгече Гөлүсә Закирова.

“Күзләре белән проблемалар кичергән кеше фильмнар һәм спектакльләр карарга ярата. Алар аны нечкә тоемлап, аңлап-белеп карыйлар. Әмма бераз ярдәм кирәк – тифлокомментарий шул ярдәмне бирә, күренешләрне тасвирлый. Без татарча тифлокомментарий өчен балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмый торган фәлсәфи әсәр сайладык”, - дип аңлатып үтте Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев.

“Яңа караш” программасы белән Ксения Дмитриева таныштырып үтте. Программа кысаларында күзгә операцияләр ясалудан тыш, фонд театрлар белән дә эшли, кинофильмнарны да тифлокомментарий белән тәкъдим итә. Кариев театрының татарча спектакле - “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондының беренче рус булмаган телдә эшләнгән проекты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100