news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәтрүшкә күргәнем юк, мин аның исен тоям, ди Истанбулда яшәүче Равилә Иделләр

Төркияле милләттәшебез Равилә Иделләрнең «Харбин – Истанбул, һәр көн истә ул» дигән китабы татар гаиләләренең мөһаҗирлектәге язмышын сурәтли.

(Истанбул, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Казандагы "Яз" нәшриятендә "Харбин – Истанбул, һәр көн истә ул" китабы бысылып чыкты. Китап, Кытайда туып, балачагын Харбинда үткәргән, Монголиядә яшәп алган, хәзер Төркиянең Истанбул каласында яшәүче Равилә Иделләр тарафыннан язылган.

"Яз" нәшриятның җитәкчеләре Раушания белән Рамил Миңнуллиннар китапны фотосурәтләр белән тулыландырып, укучы кулына затлы басма буларак ирештерделәр. 

Автор китапны иң элек төрек телендә Истанбулда бастырган. Ул 1990 елларда Туран Язган җитәкчелегендәге “Төрки дөньяны өйрәнү” фондында "Харбиннан – Истанбулга һәм Искешәһәрдә биш ел" исеме белән ике тапкыр нәшер ителгән булган. Әсәрдә туган илдән читтә  гореф-гадәтләрне саклап, тормыш авырлыкларына бирешми яшәгән бер татар гаиләсенең язмышы сурәтләнә.

Равилә Иделләр татар мәктәбендә дә укымаган, галим, язучы, журналист та түгел. Рус, япон һәм төрек телләрендә  белем алган. Әмма ул үз тормышындагы кайбер вакыйгаларны истәлекләр рәвешендә язып калдырырга тырыша. Нәтиҗәдә, ул аларны китап булырлык итеп туплаган һәм аны укучыларга тәкъдим итәргә булган.

Равилә Иделләр тормыш рәвешен  татарларга хас булганча алып бара, акцентсыз, саф татарча сөйләшә. 

Бүген Равилә Иделләр туксанынчы яшен ваклап килә. Аңа ана булу насыйп булмаган, Истанбулда картлар йортында яши. Анда бөтен уңайлыклар бар, табиблар һәр көн сәламәтлеген тикшереп тора. Россиядәге бер бүлмәле фатир тибындагы аерым бүлмәдә яши. Ашау-эчү дә югары дәрәҗәдә оештырылган, шулай булса да, Равилә апа үзенә бик моңсу булуын әйтте, чөнки ул татарлыкка, татар сөйләменә «сусап» яши. Безгә ул ни өчен китап язуы хакында сөйләде.

-Равилә апа, китап чыгару фикере Сездә ничек барлыкка килде?

-Әти-әнием исән вакытта безгә килгән кайбер милләттәшләр белән үткәннәрне искә төшереп утырырга ярата идек. Шундый очрашуларның берсендә өлкәннәрдән берәү: “Ах, без күргәннәрне язып барсаң, роман булыр иде”, - диде. Менә шул җөмлә мине истәлекләр язарга этәрде. Ул чакларда әле Советлар Берлеге тимер пәрдәләр артында, шуңа күрә татарча язу искә дә килмәде. Мин аны төрекчә яздым һәм үз акчама бастырдым. Икенче басмасы “Төрки дөньяны өйрәнү” фонды тарафыннан оештырылган “Идел буена сәяхәт” программасы кысасында Татарстан-Башкортостан җөмһүриятләрен күреп кайтканнан соң нәшер ителде. Соңгысын әлеге сәяхәт турындагы истәлекләрем белән тулыландырдым.

-Сезнең китапта балачагыгыздан алып гомерегезнең 70 елына чаклы булган дәвер эчендәге күп вакыйгалар яктыртыла. Болар көндәлекләргә теркәп барылган идеме?

-Бер нинди көндәлек тотмадым. Күрәсең, хәтерем яхшы, ул вакыйгалар минем хәтеремдә әле һаман кичә генә булган төсле саклана. Хәтта Харбинда яшәгән чакта әниемнең апасы улы Зиннурның чәйнәгән сагызын өстәл астына ябыштырып китүе кебек әһәмиятле булып күренмәгән вакыйгаларга кадәр ап-ачык хәтерлим, әйтерсең, кичә кич кенә булган.

-Бу китапны төрек укучылары ничегрәк кабул итте?

-Гел уңай фикерләр генә ишеттем, дияр идем. Бастырырга әзерләнеп йөргәндә үзгәрәк фикер, бәлки, тәкъдим дисәк тә ярыйдыр, ишетергә туры килде. “Төрки дөньяны өйрәнү” фондындагы бер хезмәткәр әсәрнең бер өлешен кыскартырга кушты. Ул шундыйрак вакыйга турында иде: Төркиягә күченеп, Искешәһәрдә яши башлагач, әтием белән әнием, бер түбәбез булсын, диеп өй сатып алырга теләделәр. Ул кырыгынчы еллар, Төркия икътисады әле генә аякка басып килгән чор, сатып алырга да, арендага яшәп торыр өчен дә торак табу кыен. Шуңа күрә, безнекеләр таныш-белешләрдән, өй сатарга теләүче юкмы дип, сораштыра башладылар.

Беркөнне ниндидер кешеләр, әтиемне якындагы мәчет ишегалдына чакырып, бер өй күрсәтергә теләгәннәрен әйткәннәр. Барып күргәннән соң, без ул өйне алырга карар бирдек. Алыш-биреш өчен әтиемне янә әлеге мәчет ишегалдына чакырганнар. Биш вакыт намазын калдырмаска тырышкан, һәр эшен гаделлек белән башкарган әтиебез сөйләшенгән сумманы чыгарып биргән. Тегеләр исә өйнең документларын икенче көнне китерергә сүз биреп, чыгып киткәннәр. Ни кызганыч, әтием шуннан соң ул кешеләрне бер тапкыр да күрмәде. Без шатлана-шатлана әлеге өйгә күчендек. Бер-ике ай яшәгәннән соң безгә хокук органнарыннан кешеләр килделәр дә, бу йортта канунсыз яшәвебезне әйтеп, тиз арада аны бушатырга куштылар. Әти-әниемнең ике кечкенә бала белән нишләргә белмичә өзгәләнгәннәре һаман күз алдымнан китми. Алар гомер буе тиенләп җыйган акчаларын җилгә очырганнарына кайгырсыннармы, рәтләп төрекчә дә белмәгән килеш мәхкәмә юлында йөрергә мәҗбур ителүләренә борчылсыннармы яки кабаттан яшәргә урын табу өчен хәсрәтләнсеннәрме – бу вакыйганы бик авыр кичерделәр.

Дөресен генә әйткәндә, әти-әнием үзләренең беркатлылыклары, саф, чиста күңелле булуларының корбаны иделәр, алар мөселман илендә мондый әшәкелек күрәчәкләрен башларына да китермәгәннәр. Без яшәргә урынны тиз генә таба алмадык. Әти-әнием тегүче иде. Әнием күбрәк комач әйберләр, әтием аяк киеме һәм ирләр киемнәре тегә иде. Төрле офислардан гына торган мәхәлләдә безнең дә үз әртилебез бар иде. Анда, әлбәттә, яшәргә ярамый. Без кая барып бәрелергә белмәгәч, яшәү өчен бернинди шартлары булмаган әлеге эш урынына ташындык. Мәктәптән туры шунда кайтабыз, имеш, әти-әнигә ярдәм итәбез. Эш сәгате беткәч, без дә, андагы бөтен кеше кебек, киенеп, әртилдән чыгып киткән булабыз. Һәркем эш урыннарын бикләп өйләренә таралгач, кире әйләнеп кайтабыз.

Баштарак, бик каты яшерергә тырыштык. Ләкин ашарга пешергәндә чыккан истән аңлап алучылар булды. Тик беркем дә безне гаепләмәде. Офислар мәхәлләсенең кагыйдәләре буенча, безгә анда кунып калырга ярамаса да, җитәкчелек белмәмешкә салышты. Әтием тиешле взносны кичектермичә түләп баргангамы яисә сакчыларга бәйрәмнәрдә мул “чәйлек” биргәнгәме, безне борчымадылар.

Әсәремдәге менә шушы сюжетны әлеге кеше “Төркияне һәм төрекләрне хурлау була”, диеп, китапка кертмәскә тырышты. Ләкин мин моның басмада иллә дә урын алырга тиешле булуын белдердем. Беренчедән, бу вакыйга уйлап чыгарылган әйбер түгел, икенчедән, ул мөһаҗирләрнең нинди авырлыклар аша үткәнен аңлата.

-Бу әсәрегезнең ана телендә басылуына нәрсә сәбәп булды?

-Мин аның хыялын да кора алмый идем. Чөнки Рәсәйдә рус теленең өстенлек итүен үз күзләрем белән күреп кайттым. Башыма татар, башкорт телләренә игътибар юк, дигән фикер кереп урнашкан иде. Әмма китапны укучылар аны Казанда бастыру мөмкинлекләрен әйткәч, бу хәбәр мине рухландырып җибәрде. Әкренләп үзем тәрҗемә итәргә тотындым. Әти-әнием гомер буе безнең белән бары тик татарча гына сөйләшкәнгә, мин ана телемне беләм. Ләкин ул телдә белем алмаганлыктан, язу телен һәм кагыйдәләрен белеп җиткермәгәнлегемне аңладым. Харбинда рус мәктәбе бар иде, мин шунда ике ел гына укысам да, русчаны яхшы ук үзләштергәнмен булып чыкты. Төрекчә сүзләрнең русчасын яхшырак беләм. Татар журналисты Рушания Алтай миңа сүзлекләр китерде, татар теле грамматикасының кайбер үзенчәлекләре белән таныштырды. Мин тәрҗемә итәм, белеп бетермәгән сүзләрне бер кәгазьгә теркәп куям да, Рушания килгәч, аннан сорыйм. Шулай итеп бер ел эчендә тәрҗемәне төгәлләдем. Рушания белән бергә фотосурәтләр сайладык, ул арада “Яз” нәшриятының җитәкчесе Рамил әфәнде белән дә таныштым. Ул әзер текстны эшкәртеп, китап тышлыгының төрле вариантта макетларын җибәрде. Мин төзәтәсен төзәтеп, үзгәртәсен үзгәртеп, киңәш-теләкләремне әйттем. Шулай итеп, китап дөнья күрде.

-Китапта әти-әниегез еш телгә алына, гомумән, әсәрнең эчтәлегендә әти-әниегезнең тормышы яктыртыла, дисәк ялгыш булмас. Алар Сезнең тормышта нинди урын били?

-Әтием - Махиян Шаһимөхәммәт, Башкорт якларыннан, башкорт кешесе, әнием - Хәдичә Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы кызы. Әтием үз карары белән туган илдән чыгып киткән, әнием исә яшүсмер чагында әти-әниләре белән большевиклардан качып, Харбин якларына килеп чыккан. 1925 елда, татар гореф-гадәтләре нигезендә туйлап кавышканнар. 1927 елда - мин, бер елдан соң сеңелем Рәшидә дөньяга килгәнбез. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле әти-әнием дөньяның иң ышанычлы, иң күркәм холыклы, иң тырыш, иң гадел, иң чиста кешеләр булып күңелдә урын алган. Алар безнең өчен яшәделәр. Безнең өчен тетрәп тордылар. Дөрес, гел назлап, иркәләп кенә үстерделәр дип әйтә алмыйм. Ачуланган, җиңелчә җәзаландырган чаклары да булды. Икесе дә үзләренә буйсындыра, сүз тыңлата беләләр иде. Шул ук вакытта безнең белән уен да уйнадылар, көлделәр-көлдерделәр, эшкә дә өйрәттеләр. Милли гореф-гадәтләребез нигезендә яшәделәр. Күңелебезгә Аллаһе Тәгаләгә инануны салдылар. Сеңелем белән икебез дә гомер буе алар кебек яшәдек: әнием кебек ашарга пешердек, әнием кебек өй җыештырдык, дусларыбыз белән әти–әниебез кебек аралаштык, алар кебек сакчыл, иртәгәге көнне уйлап эш иттек. Хәләлне-хәрамны аердык, кешеләргә итәгатьле, ярдәмчел булырга тырыштык. Бу, әти-әнигә охшарга яки аларга яраныйм әле дигән уйдан түгел, үзлегеннән шулай килеп чыккан, күрәсең. Оясында ни күрсә, очканында шуны күрер, ди бит халык мәкалебез.

Харбинда без руслар белән иңне-иңгә куеп яшәдек, үзара татулык көчле булды. Аңа карап кына әти-әнием урыслашмадылар, Кытайда яшибез дип, кытайлашмадылар, Монголиядә яшәп алдык - монголлашмадылар, гомерләренең иң озын өлешен Төркиядә яшәделәр - төрекләшмәделәр. Без дә алар кебек булдык. Миңа үз телем, йолаларым, яшәү рәвешем, татарым гел кадерле булды. Шуны әйтәсем килә: әнием гомере буе туган иленә кире кайту уе белән яшәде, кайда гына тормасын, ул илне вакытлыча яши торган урын итеп күрде. Үлгәндә дә, туып-үскән авылындагы гадәт буенчадыр инде, яхшы киемнәрен туган илдә калган туганнарына тапшырырга кушып дөньядан китте. Ул вафат булганда әле тимер пәрдәләр ачылмаган, ике якта ирекле йөрүләр юк иде. Туган-үскән туфрагын күрә алмыйча үлеп китүенә йөрәгем бик әрни.

-Равилә апа, Сезнең өчен, гомумән, мөһаҗирлектәге кешеләр өчен туган ил хәсрәте нәрсә соң ул?

-Беләсеңме, майкошым, минем беркайчан мәтрүшкә күргәнем юк, ә мин аның исен тоям һәм мәтрүшкәле чәйне сагынам, андый чәйне эчкәнем булмаса да. Чөнки әнием мәтрүшкәле чәй эчеп үскән. Ул аны безгә гел сагынып сөйли торган иде. Чак кына йөткерә башладыкмы, беренче җөмләсе: “Эх, аз гына мәтрүшкә булса...”. Безнең өчен мәтрүшкә – файдалы үлән генә түгел, ул - туган ил белән тоташтыручы күренмәс тылсымлы җеп. Бу уңайдан тагын бер вакыйга искә төште. Без Харбинда чакта рус җырчысы Шаляпин концерт белән килде. Шәһәрдәге руслар билет өчен су буе чиратка бастылар. Акчасы булмаган рус хатыннары җырчыны тыңларга кәстрүлләрен сатып билет алды. Мөһаҗирлек, туган ил хәсрәте әнә шул буладыр инде.

-Берсендә сез: ”Узган гомерем кино кадрлары кебек күз алдымнан уза”, дигән идегез, әйтегез әле, алар арасында иң нык кайсы кадрны сагынып карар идегез?

-Харбинда яшәгән елларны. Тимер юлы буенда әтием җиткергән өебезне. Мин аның рәсемен дә ясадым әле. Безнең арттан чиный-чиный елап калган Чубук исемле этебезне бик сагынам. Монголиягә киткәндә ул этне үзебез белән алып китә алмадык. Бик акыллы хайван иде, бүтән күрешә алмаячагыбызны, аннан аерылуыбызны аңлады. Мөлдерәмә күзләрен төбәп, җирне тырмый–тырмый елап калды бичара. Аның ул халәте һич күз алдымнан китми.

-Кире китапка әйләнеп кайтыйк әле. Әйтергә теләгәннәрегезне әйтеп бетерә алдыгызмы?

-Минем балачак катлаулы чорга туры килде. Әти-әниемнең туган ил дип өзгәләнеп яшәүләрен күреп үстем. Ләкин тормыш никадәр генә авыр булмасын, аларның зарланганын ишетмәдем. Без Харбинда татарлар һәм руслар бергә кайнап, берберебезгә ярдәм итеп яшәдек. Минем аңымда ниндидер милләт өстен, ниндидер милләт түбән дигән әйбер формалашмаган. Дуслыкның нинди булырга тиешлеген ачык мисалларда күреп үстем. Ул чорда татарлар гына түгел, шул ук руслар да, кытайлар, япон һәм төрекләр дә башка төрле иде. Һаман да шул дәвердәге төрле милләт вә дин кешеләренең берберләренә теләктәш, ярдәмчел, йомшак мөнәсәбәтләрен сагынып яшим. Балачакта әти-әнинең ватаннарын нигә ташлап китүләрен вә нигә аңа кире кайтырга мөмкин булмавын аңлый алмый идем. Ә бит артта калган ул көннәр хәзер сәяси тарих. Минем истәлекләремдә туган-тумачаларым гына түгел, бергә аралашып үскән кешеләр дә телгә алынган. Бәлки, минем бу китабымны укучылар үзләренең берәр нинди якыны турында нәрсәдер белеп алыр. Бәлки, киләчәктә бу әсәрем татар тарихы фәне өчен кыйммәтле чыганак булыр. Бәлки, нинидер яңа гыйльми әсәрнең барлыкка килүенә сәбәп булыр. Бәлки, бу әсәр нигезендә татар мөһаҗирләре белән бәйле фильм төшерелер. Ни генә булмасын, бу китап бүгенге яшьләрне узган гасыр башының четерекле көннәре, ул чордагы авырлыклар, кешеләрнең психологиясе, мөһаҗирлекнең кыенлыклары, чит илләрдә яшәүнең проблемалары, кыскасы, татарларның бик үк татлы булмаган язмышы белән таныштыра. Мин укучыга, тарих кабатланмасын һәм һәр халык үз ватанында яшәсен, дөнья буйлап каңгырып йөрергә мәҗбүр ителмәсен, дигән теләгемне ирештерергә тырыштым.

-Равилә апа, Сез язган һәм сөйләгәннәр буенча Харбиндагы тормышыгыздан канәгать булгансыз кебек. Монголиягә күчәргә, аннан соң Төркиягә китәргә нәрсә этәрде?

-Әтием Харбинда Рәсәйле бер грек кешесенең кибетендә эшли иде. Араларында ниндидер аңлашмаучанлык килеп чыккач, әтием үзе сәүдә итәргә тотынды. Бер туган тиешле абзый белән Монголиягә товар алырга баргалады. Шул сәүдәне анда торгызып җибәрү нияте белән без Калганга күчендек. Ләкин Кытайда чакта ук кайбер татарларның Төркиягә киткәннәрен белә идек. Бездә дә Төркиягә китү уе барлыкка килде. Монголиядә вакытта ул уй тагын да көчәйде, күрәсең. Чөнки озак вакыт күрешмәгән якыннарыбыз белән очрашкач, уртак танышлар турындагы яңалыклар, гадәттә, аларның төрек җиренә китүләре белән бәйле була торган иде: “Фәләннәр Төркиягә киткән икән. Төгәннәр Төркиягә китәргә җыена икән” кебек сүзләрне еш ишетә башлаган идек. Әнием төрек теленең татарчага бик якын икәнлеген белә иде. Ул, үз ватанына кайту мөмкинлеге булмаганга, һичъюгы телебез, гореф-гадәтләребез якын булган мөселман илдә яшәрбез, дип, Төркиягә зур өметләр баглады.

Калганнан без башта Япониягә күчендек. Анда Төркия илчелегенә мөрәҗәгать иттек. Бөтен документлар әзер булгач, су юлы белән Төркиягә киттек. Ул минем гомеремдәге иң матур, истәлекле сәяхәт булды.

- Төркия сезне ничек каршы алды?

-Трансатлантик көймәбез безне Истанбулга китерде. Мәчетләрдән төрекчә “Аллаһ бөектер! Аллаһ бөектер!” дип яңгыраган азан тавышына кушылган шәһәр гөрелтесе каршы алды безне. 1940 елларда Төркиядә азан, Мостафа Кемаль Ататөрек кушуы буенча, төрекчә әйтелә иде. Иң элек кунакханәгә урнаштык. Исәп - Истанбулда яшәп калу иде. Ләкин әти-әнием татарлар күпләп яшәгән җир дип ишетеп, Искешәһәргә китәргә булдылар. Анда без үз тегү әртилебезне ачтык. Шунда мәктәптә укый башладык.

Татарчага охшаса да, төрекчәне барыбер өйрәнергә кирәк булды. Беренче вакытларда тел белмәү аркасында шактый кыенлык кичердек. Без урта мәктәпне бетергәч, әти-әнием Истанбулга күченергә карар кылдылар, безнең яхшырак лицейда укуыбызны теләделәр. Сеңелем белән бергә һөнәр лицеенда укып, машинист-стенографист дипломына ия булдык. Инде кая, ничек эшкә урнашырга дип баш ваткан көннәрдә, бергә укыган иптәш кызым бер банкта безнең белгечлек буенча вакансия ачылганлыгын әйтте. Сеңелем белән икебезне дә шундук эшкә алдылар. Менә шул банкта утыз еллап эшләп, гомерлек ялга чыктык. Әтием эш киемнәре тегеп сату итте. Әнием ханымнар өчен текте. Истанбулга әнә шулай җайлаштык.

-Фамилиягез бик үзенчәлекле. Ничек “Иделләр” булып киттегез?

-Элек без Шаһимөхәммәт булып йөри идек. Төркиягә килгәч, ватандашлык алганда “Фамилия кануны” нигезендә фамилиябезне үзгәртү кирәк булды. Әтием башта “Мөхәммәт” дип кенә калдырырга теләгән иде. Ләкин андагы хезмәткәр моңа каршы чыккан. Аннан соң “Идел” дип алмакчы булган. Ләкин Искешәһәрдәге милләттәшләребез андый фамилия алган булган икән инде. Бу юлы алар рөхсәт бирмәде. Уйлаштылар да, “Иделләр” дигән фамилия алырга булдылар. Бит әнием - Яшел Үзәннән, Идел кызы, ә әтием – Башкортостаннан, Агыйдел егете. “Иделләр” аларга нәкъ туры килеп тора. Кияүгә чыккач та фамилиямне алмаштырмадым.

-Равилә апа, төрле илләрдә, төрле халык арасында яшәгәнсез, ләкин туган телне, гореф-гадәтләрне, Татарстанда туып-үсмәгән булсагыз да, онытмагансыз, ничек ассимиляциягә бирешми калдыгыз?

-Әти-әни аркасында. Татарча яшәү - ул аларның тормыш итү рәвеше. Безнең өйдә үзара беркайчан башка телдә сөйләшү булмады. Кайсы гына илдә яшәсәк тә, без бәйрәмнәрне дә илдәге кебек бәйрәм иттек. Бәйрәм алдыннан әнием зурдан кубып өй җыештыра иде. Бәйрәмгә бер көн алда тәрәзәләрнең челтәр-пәрдәләрен алмаштыра. Яңа чаршаулар кора. Өстәлгә матур ашъяулык җәя, ятакларны сандыктан бәйрәмнәрдә генә чыгара торган җәймәләләр белән матурлый. Икенче көнне исә бик иртә торып, камыр ашлары пешерә, өстәлләрне тәм-том белән тутыра. Безгә исә алдан ук бәйрәмдә кияргә яңа күлмәкләр алына яки әнием үзе тегә. Гаиләдә берәрсе авырганда нәкъ үз авылындагыча дәвалый, халык медицинасын куллана. Әти-әнием икесе дә динебезгә, халкыбыз гореф-гадәтләренә нык тугры иделәр. Алар биш вакыт намазны калдырмадылар, ләкин заманча яшәделәр. Бик тәртипле, пөхтә, гадел кешеләр иде. Үз милләтләрен чын күңелдән яратып һәм татар булулары белән горурланып гомер иттеләр. Өйдә алар белән башка телдә сөйләшү уебызга да керми иде.

-Төркиягә күченеп килгән мәлләрдә дәүләт тарафыннан сезне кайгырту, ярдәм итү мәсьәләсе ничегрәк каралган иде сон?

-Искешәһәрдә бер көнне безнең әртилгә Төркия Президентының малае Эрдал Инөнү килеп керде. Хәлләребезне сорашты, нинди дә булса ярдәмгә ихтияҗыгыз бармы, дип сорады. Ләкин әти-әнием шундый горур кешеләр, торыр урыннары булмаса да, ярдәм кирәк димәделәр.

-Үткән гомерегезгә әйләнеп карагач, ниндидер үкенү, ачыну йөрәгегезне әрнетмиме?

-Илдән-илгә күченеп йөргән чакларда мин бала идем. Миңа ул вакыйгалар маҗара кебек тоелган. Вакыт-вакыт моңсуланып алган чакларда Харбиндагы өебезне кайтып күрү, этебез Чубукны кабаттан кочаклап уйнау кебек теләкләр уяна күңелдә, аларның беркайчан да тормышка ашмаячагын аңлау йөрәкне чеметеп алгалый. Шулай да ватан дип өзгәләнгән әти-әниемнең үз илләрен кабаттан күрә алмый чит ил туфрагында вафат булулары үзәгемне ныграк өзә.

-Равилә апа, Сезне тыңлап утыру бик күңелле. Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сезгә иминлек телим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100