news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәтам көненә бәйле рәвештә, республикада күңел ачу чаралары уздырылмый

Бүген куелырга тиешле спектакльләр, балалар Яңа ел тамашалары һәм әкиятләреннән кала, башка көнгә күчерелә.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, Сочи янында Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә, Россиядә илкүләм мәтәм көне игълан ителде. Шул сәбәпле, республикада да күңел ачу чаралары булдырылмый, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Бүген куелырга тиешле спектакльләр, балалар Яңа ел тамашалары һәм әкиятләреннән кала, башка көнгә күчерелә. Әйтик, В.И.Качалов исемендәге театрда Н.В.Гоголь пьессасы буенча куелган “Женитьба” спектакле премьерасы 9 гыйнвар көнне узачак.

Булмый калган спектакльләрнең кайчан булачагын театр кассаларында белергә мөмкин.

Искәртеп узабыз: кичә Ту-154 хәрби самолеты һәлакәткә юлыгу турында мәгълүм булды. Россия Армиясенең җыр һәм бию академик ансамбленең 64 артисты, “Звезда”, Беренче һәм НТВ телеканалларының тугыз журналисты, танылган хокук сакчысы һәм табиб Елизавета Глинка (доктор Лиза) утырган самолет Сириядәге “Хмеймим” авиабазасына хәрбиләрне Яңа ел белән котларга бара торган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot