news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Мөстәкыйль милли мәгариф системасын ничек булдырырга?

^Мөстәкыйль милли мәгариф системасын ничек булдырырга?

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Туган телдә белем бирү системасы нидән гыйбарәт? Аны алга җибәрү өчен нәрсәләр эшләп була? Кичә бу хакта “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага узган Татар матбугат клубының утырышында сөйләштеләр.

Анда Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллин, Милли Мәҗлес җәмгыяте рәисе Илдус Әмирханов, журналистлар һәм студентлар катнашты.

Марат Лотфуллин статистикага нигезләнеп, Казанда 37 мең баланың татар телендә белем алуын әйтте. Татар мәктәпләренең тәрбия эше яхшы куелганын ассызыклады. Чөнки шул 37 мең баланың бары берсе генә хокук бозучы дип табылган. Тагын шунысы әйтелде, бүгенге көндә шәһәрдәге татар зыялылары вәкилләренең күбесенең балалары нәкъ татар гимназияләрендә белем алса, гади эшчеләр балаларын рус мәктәбенә бирергә тырыша.

Утырышта милли мәгариф үсеше белән шөгыльләнүче махсус структура кирәклеге ассызыкланды. Чөнки хәзер бу өлкәдә эшләнә торган эш җитәрлек түгел. Шунысы аянычлы, оптимизация нигезендә республика районнарындагы мәгариф бүлекләрендә бер генә урынбасар калырга тиеш дигән карар чыккан. Һәм күп районнарда нәкъ милли мәсьәләләр буенча эшләүче урынбасарларны кыскартканнар.

Марат Лотфуллин билгеләп узганча, киләчәктә мәктәпләргә бала санына карап акча биреләчәк. Шуңа көндәшлек зур булыр дип фаразлана. Татар мәктәпләре дә бу көндәшлектә артта калмас өчен көрәшергә тиеш булачак. Моның өчен билгеле мәктәпнең базасын яхшырту, көндәшлеккә сәләтле предметлар кертү зарурлыгы килеп баса.

Матбугат клубында шулай ук милли мәгариф үсеше өчен төпле нигез булмау турында да сөйләнелде. “Руслар чит илдән, без руслардан күчерәбез. Безгә, беренче чиратта, беркемгә дә иярмәгән мөстәкыйль системаны уйлап табу мәҗбүри”, - диде Илдус Әмирханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot