news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең яңа төзелә торган җәмигъ мәчетенә ай куелды

Биредә үзәк мәчеттә ир балалар өчен “Ислам дине нигезләре” буенча курслар башланды

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Соңгы елларда яңа төзелеп килгән мәчетләребезгә манара күтәрү, ай кую тантаналары матур гадәткә әйләнде. Узган шимбәдә Мөслим мөселманнары да тарихи бәйрәмгә җыелды, диелә районның muslumirc.ru сайтында.

Аерым алганда, Мөслим җәмигъ мәчетенә ай кую тантанасына олысы да, кечесе дә күпләп килгән иде.

Тантананы әлеге үзәк мәчет имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Коръән аятьләре белән башлады. Аннары муниципаль район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм белән тәбрикләде. “Моннан нәкъ бер ел элек нигез ташы салынган мәчетебез менә шундый күркәм бина булып калкып чыкты. Аллаһ йорты төзелешенә бик күп игелекле кешенең өлеше керде. Әле башкарасы эшләр бик күп. Теләүчеләр мәчет төзелешенә үзләренең хәләл өлешен кертә ала”, – диде Рамил Муллин. Соңыннан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазь сөйләде.

Чыгышлардан соң, кран белән иң биек манарага ярымай куелды. Бу вакыт эчендә мөселманнар тәкъбир әйтеп торды. Мәчет төзелешенә үзеннән өлеш булыр, дип, хәйрия акчасы салучылар да күп булды.

Биредә шуны да билгеләп үтик: Мөслимнең үзәк мәчетендә ир балалар өчен “Ислам дине нигезләре” буенча курслар башланды. Дәресләр һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100