Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимнең спортчы егете терлекчелектә дә сынатмый
Айнур үз эшен, Метрәй авылында бушап калган бер торакны төзекләндереп, берничә сыер асрау белән башлап җибәргән иде.
(Мөслим, 20 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Мөслим районында абыйлы-энеле Сәетгалиевләрне танылган көрәшчеләр буларак яхшы беләләр. Бертуганнар арасында уртанчылары Айнурның көрәшне дә, терлекчелекне дә бергә бәйләвен күпләр белмидер әле. Моннан алты ел элек, үзенең гаилә фермасын булдыру хакындагы хыялларын тормышка ашырып, үз эшчәнлеген башлаган Айнур Сәетгалиев бүген аягында нык басып тора, киләчәккә яңа планнар белән яна, дип яза район газетасы.
Айнур үз эшен, Метрәй авылында бушап калган бер торакны төзекләндереп, берничә сыер асрау белән башлап җибәргән иде. Малларның баш санын арттырып, эшчәнлеген тагын да үстерү нияте белән тагын бер яңа торак салды ул. Бүген аның фермасынды 80 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 55е – савым сыеры. Җәйге чорда көн саен 700-800 литр продукция җитештерсәләр, бүгенге көндә 550 литрдан артык тулай сөт савып алалар.
– Бу көннәрдә сыерлар күпләп ташланды, шуңа күрә сөтнең күләме дә шактый кимеде. Һәр сыердан көнлек савым 11,8 литр тәшкил итә, бу узган елгы белән чагыштырганда 1,1 күбрәк. Сыерларны балансланган рацион нигезендә ашатабыз, алларыннан печән, салам да өзелми, бер сыерга 5 кг исәбеннән фураж һәм тоз, акбур кебек витаминнар бирәбез, – ди, гаилә фермасы башлыгы Айнур Сәетгалиев.
Фермада бер савымчы һәм бер тракторчы эшли. Ә калган барлык эшләрне гаиләләре белән башкара Сәетгалиевләр.
– Буш вакыт булдымы барыбыз да фермада без. Әти-әни дә биредән кайтып керми, Айнурны, гомумән, фермада куна дисәң дә була. Чөнки я сыер бозаулый, я берәр җиһаз сафтан чыга. Барысына да күз-колак булмасаң, башлаган хезмәтеңнең нәтиҗәсе юкка чыга дигән сүз. Һәр нәрсәнең чутлы-исәпле булуы да, шәхси эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора. Гаилә бизнесының бу өлеше тулысынча минем җаваплылыкта, – ди фермерның тормыш иптәше Гүзәл Сәетгалиева.
Гаилә фермасы көндәлек сөтне үзләренең “Газель-молоковоз” машинасы белән “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына илтеп тапшыра. Районда һәм Яр Чаллы шәһәрендә узган ярминкәләрдә дә актив катнашалар алар. Ә машинаны алар 70х30 лизинг программасы нигезендә алганнар. “МТЗ-82” тракторын һәм тагылма коралларны исә үз финанс средстволарына юнәткәннәр.
Гаилә фермасының 80 гектар чәчүлек җирләре бар, биредә алар печән культурасы үстерәләр. Терлекләр җәй дәвамында иртәнге савымнан кичкесенә кадәр көтүлектә йөрсәләр, кышкы чорда кардага чыгарылалар. Печәнне дә, саламны да җәйгә кадәр җитәрлек әзерләп куйганнар. Җирле фермерлардан җитәрлек күләмдә фураж алып куйганнар. Метрәй авылы яныннан үткәндә иң күп салам һәм печән әзерләнгән кардага игътибар иткән булсагыз, бу төргәкләр нәкъ менә Сәетгалиевләрнеке. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренә дә рәхмәтле Сәетгалиевләр. Барлык ветеринария чаралары алар ярдәме белән башкарыла, маллардан тиешле анализларны да үз вакытында алып торалар.
Терлекчелек тармагы беркайчан да зур табыш китермәгәндер ул. Чөнки әзер продукция алганчы, күп хезмәт башкарырга, зур чыгымнар түгәргә кирәк. Шулай булса да, гаилә фермасы башлыгы Айнур Сәетгалиев бер дә зарланмый:
– Унбиш көн саен тапшырган сөткә исәп-хисап ясала. Димәк, тере акча керә дигән сүз. Аннан республика хөкүмәте дә безнең кебек гаилә фермаларына, шәхси эшмәкәрләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Әйтик, сатылган сөт күләменә карап, елга бер тапкыр субсидия бирелә. Әлеге ярдәм дә тере акча булып килеп кергәч, бик файдалы. Шулай ук, эшебезне башлап җибәргәндә дә республика программаларына таяндык. Район җитәкчелегедә дә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә, һәрвакыт теләктәшлек белдереп, эшчәнлегебезне хуплап тора. Шулай булгач, әле туктарга исәп юк, киләчәктә, сыерлар санын ишәйтеп, сөт җитештерү күләмен тагын да арттырырга уйлыйбыз.
Иң сөенечлесе шул: бүген Сәетгалиевләрнең якты хыяллары, киләчәккә матур планнары бар. Ә хыял һәм эшләргә теләк булганда бар нәрсәгә дә ирешеп була, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз