news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы 500 мең сумлык сертификатка ия булды

Кукмара шәһәрендә уздырылган август киңәшмәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасының ике телдә укыту эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

(Мөслим, 9 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районында “Миләшкәй” балалар бакчасы 500 мең сумлык сертификатка лаек булды, дип яза җирле басма.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында 82 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашып, 30 бакча җиңүче дип табылды. Алар арасында Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасы да бар.

Коллектив ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җиңүче дипломына һәм 500 мең сумлык сертификатка лаек булды. Кукмара шәһәрендә уздырылган август киңәшмәсендә “Миләшкәй” балалар бакчасының ике телдә укыту эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot