news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Мари Бүләр авылы укучысы мари телен белүдә көч сынашып, өченче урын алган

Игорьны әзерләүче - мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Нуриева.

(Мөслим, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган, укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы фәнни-практик республика конференциясендә Мөслим районы Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Игорь Мандияров катнашты. Ул III урынга лаек булды, дип хәбәр итә районның "Авыл утлары" газетасы сайты.

Игорьны әзерләүче - мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Нуриева, диелә язмада. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100