news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Әмәкәй авылында әфганчы бертуган Исмәгыйлевлар истәлегенә такта куелды

Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган районара чаралар үткәрелде.

(Мөслим, 13 февраль, "Татар-информ", «Авыл утлары»). Мөслим районы Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган районара чаралар үткәрелде, дип яза районның «Авыл утлары» газетасы.

Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән район, хәрби комиссариат, авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде.

Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов, кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмәгыйлевләр каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмәгыйлевлар йортына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.

Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100