news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Иске Сәет авылы яңа юлыннан чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле ат узды

Иске Сәеттә асфальт юлны ачу тантанасы бәйрәмгә тиң булды.

(Мөслим, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Римма Афзалова).  Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм юллар торышы. Авыл халкын элек-электән борчыган мәсьәләләр бу. Яшьләрнең, туган-үскән җирен калдырып, читкә – шәһәргә китүе дә шушы проблемалар аркасында булмадымы икән?! Урамнарны яктырту мәсьәләсе чишелеш тапты кебек. Су белән тәэмин итү дә хөкүмәт ярдәме белән тормышка ашырыла башлады. Соңгы елларда җирлегебездә юллар торышы да күзгә күренеп яхшыра. Бүген инде торак пунктлар арасына гына түгел, авыл эченә дә асфальт түшәлә. Иске Сәеттә асфальт юлны ачу тантанасы бәйрәмгә тиң булды.

– Иске Сәеттә авыл эчендәге юлларның торышын яхшырту буенча эш 2014 елда башланды, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов. – Юлларны кырып, чистартып, кызыл балчык салдык. 2015 һәм 2016 елларда – ике ел рәттән үзара салым хисабына юлларга гравий түшәлде.

Быел, ниһаять, Үрәзмәт белән Тат. Бүләр арасын тоташтыручы юл авыл эченә дә үтеп керде. Нәтиҗәдә хөкүмәт ярдәме белән авыл урамына да асфальт түшәлде. Хәзер җирлек халкы авыл эчендә дә асфальт юлдан җилдерә, район үзәгенә дә ярты сәгать эчендә барып җитә.

– Президентыбыз тарафыннан авылга игътибар зур. Аның ярдәме белән авылларда мәктәпләр ремонтлана, мәдәният йортлары төзелә, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юллар торышы кебек мәсьәләләр чишелеш таба, – дип, район башлыгы Рамил Муллин президентыбызга рәхмәтләрен җиткерде.

Район башлыгының үзенә дә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады бу көнне: “Урамнар якты, кибетләр килә. Юллы да булдык! Юлыбыз озын гомерле булсын, озакка җитсен берүк!”

Ал тасманы район башлыгы, җирлек башлыгы белән бергә юл төзегән “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев кисте. Юлдан беренче булып үтү хокукы чигүле сөлгеләр белән бизәлгән җигүле атка бирелде. Искесәетлеләр юлны гармун тартып, җырлап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100