news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең бер авылында Сабантуй мәйданчыгы ясадылар

Бу эш үзара салым акчасы хисабына башкарылды.

Мөслимнең бер авылында Сабантуй мәйданчыгы ясадылар

(Мөслим, 21 август, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). Мөслимнең Вәрәшбаш авыл җирлегенә караган Иске Вәрәш авылында бик матур итеп Сабантуй мәйданчыгы ясадылар. Бу эш үзара салым акчасы хисабына башкарылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Фирман” егетләре иске коймаларын сүтеп, профнастилдан яңа койма койдылар. Сабантуй мәйданчыгы өчен Игорь Бубеков эшчеләре тимердән түбәле, артлы 8 утыргыч (12 кешелек) ясап бирделәр. Шушы ук авылда 10 кое төбендәге крестовинаны пластмасса торбага алыштырдылар. Иске Вәрәш авылында асфальт юлга “Мост” оешмасы чокыр ремонты үткәрде.

Вәрәшбаш авылында мәктәп белән балалары бакчасы урнашкан бина каршына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар кайтардык. Аны Казан шәһәренең “Ксейл” оешмасы егетләре урнаштырды. Шушы ук авылда һәйкәл янын профнастил койма белән әйләндереп алдык. Бу эшне Илдар Гәрәев егетләре башкарды.

"Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәл янына брусчатка җәю планлаштырыла. Ике авылда да су башнясының насослары алыштырылды. Әлеге эшләр барысы да халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына башкарылды", - дип сөйләде Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100