news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерләнә

Район аграрийлары планнары белән министрлык вәкилен дә таныштырдылар.

(Мөслим, 2 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). Мөслимнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерләнә. Бу көннәрдә алар ремонт эшләрен төгәлләү, тагылма коралларны агрегатлаштыру, комплектлау, минераль ашламалар туплау, басуларда эшләячәк техниканы механизаторлар белән тәэмин итү, чәчү структурасына һәм язгы кыр эшләренә кагылышлы башка кичектергесез мәшәкатьләр белән яна, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.

Район аграрийлары планнары белән министрлык вәкилен дә таныштырдылар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында үткән киңәшмәдә хуҗалыклар язгы чәчү чорына эш планнары белән таныштырдылар.

– Күп кенә хуҗалыклар өчен мөһим ел, – диде район башлыгы Рамил Муллин. – Эшне фәнни һәм планлы нигездә алып барырга кирәк. Заман яңа технологияләр кулланып эшләүне таләп итә. Биотехнологик ресурслар кертүнең, пар җирләрен файдалануның кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз.
– Быел республика игенчеләре алдында үсешне 10 процентка арттыру бурычы тора, – диде Илдус Габдрахманов.

Игенченең хезмәте елның ничек килүенә дә бәйле. Ел үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү, техник культуралар мәйданнарын арттыру, югары керем бирүче культураларга өстенлек бирү, орлык сыйфаты, техника әзерлеге һәм башка мәсьәләләргә кабат игътибар юнәлтелде. Язгы кыр эшләре башланганчы хәл итәсе бурычлар барланды. “Туган як”, “Намус”, “Урожай” һәм “Ык” җәмгыятьләре, “Исламов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыкларының эш планнары каралып,аларга кирәкле төзәтмәләр кертелде, эштә кулланма итеп алырлык фикер-тәкъдимнәр җиткерелде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100