news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимлеләр "Тукай укулары" конференциясендә призер булдылар

Зәй урта мәктәбе базасында укучыларның Х региональ "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте.

(Мөслим, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары").  Зәйнең 6нчы урта мәктәбе базасында укучыларның Х региональ "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте, дип яза җирле басма.

Мөслим лицееның 6 сыйныф укучысы Аделина Бикмурзина, Мөслим гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Булат Әхмәтҗанов, Михайловка урта мәктәбенең 10 класс укучысы Алия Шәйхетдинова конференциядә призер булдылар. Укытучылары – Әлфия Каржавкина, Чулпан Хәйруллина, Резеда Иксанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot