news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимле, исерек килеш машина йөрткән өчен, 3 ел транспорт белән идарә итә алмаячак

Суд аңа, моннан тыш, 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

(Мөслим, 11 декабрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы прокуратурасы 68 яшьлек Ш.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, дип яза җирле басма.

Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2017 елның 28 сентябрендә, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган көе, Ш. янәдән руль артына исерек килеш утыра. Сал. Мухан – Иске Чакмак юлында транспортны туктаткан полиция хезмәткәрләре аның исерек булуын ачыклый.

Гаепләнүче үз гаебен танымады. Суд аңа 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100