news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимле авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында хөрмәтләнде

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

(Мөслим, 29 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы “Намус” агрофирмасы уңганы Марсель Солтанов быел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында хөрмәтләнде. Бу турыда район газетасы яза.

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Марсель бу сезонда үзенә беркетелгән “МТЗ-1221” тракторында язын – ашлама, көзен комбайннан кагатларга шикәр чөгендере ташуда эшләде. Бүген Зәй шикәр заводына озатылучы татлы тамырны юдыру өчен су ташып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100