Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә Зөлфәт һәм Наис Гамбәрне искә алу кичәсе үтте
Чарада район башлыгы Рамил Муллин, күренекле язучылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре һ.б. катнашты.
(Мөслим, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә узучы татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында күренекле якташларыбыз Зөлфәт һәм Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан шагыйрьне искә алу кичәсе үтте, дип яза җирле басма.
Чарада район башлыгы Рамил Муллин, күренекле язучылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, Зөлфәт һәм Наис Гамбәрнең туганнары, якыннары катнашты. Кичәдә районыбыз һәм респбуликабыз тарихында, татар әдәбиятында тирән эз калдырган якташларыбыз белән бәйле истәлекләр яңартылды, аларның кабатланмас иҗатына һәм фидакарь хезмәтенә зур бәя бирелде. Башкала кунаклары районда телебезне, әдәби мирасыбызны саклауга, районнан чыккан күренекле шәхесләрне олылауга зур игътибар бирелүен ассызыкладылар, җирлегебездә барган үзгәрешләргә уңай бәя бирделәр. Чара Зөлфәт сүзләренә язылган җырлар һәм якташларыбызның шигырьләре белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз