Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимдә югалган 19 яшьлек егетнең мәетен таптылар
Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфанов мәетен Ык елгасы төбеннән табып алганнар. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Алмаз 21 августта өеннән чыгып китеп, югалган иде. Әбисе сүзләренчә, аның артыннан билгесез бер кеше кергән һәм алар бергә чыгып киткәннәр. Шул вакыттан бирле Алмазны беркем дә күрмәгән.
Егетне эзләүгә волонтерлар да кушылган. Ике көннән соң, Ык буенда аның велосипеды һәм киемнәрен тапканнар.
Кичә коткаручылар елгадан яшь егет мәете тапканы бүген билгеле булды. Аны полициягә тапшырганнар. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз