news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә яшь әниләр клубы эшли башлады

Әниләргә чәчтараш, косметологлар, визажистлар мастер-класслар үткәрә.

(Мөслим, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). “Мизгел” яшьләр үзәгендә яшь әниләр клубы эшли башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Спорт дирекциясе инициативасы белән оештырылган әлеге клубта декрет ялында ятучы әниләр, барлык теләүчеләр дә бик теләп катнаша. Әниләргә чәчтараш, косметологлар, визажистлар мастер-класслар үткәрә.

Әниләр психологлар белән дә эч-серләрен уртаклаша, дин буенча гыйлемнәрен баета. Аның беренчесе “Визаж мейк-ап” исеме астында узды.

Атнаның һәр җомгасында “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткәрелүче бу чара әлегә түләүсез үз эшчәнлеген алып бара. Бу атнада клуб эшен 18:30 сәгатьтә башлап җибәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot