news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә яшь инспекторлар көрәште

Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 17 команда катнашты.

(Мөслим, 23 апрель, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Габдулла Тукай исемендәге мәктәп базасында “Имин көпчәк” исемле республика конкурсының төбәк бәйгесе үтте, дип яза район газетасы.

Әлеге бәйге район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелде.

Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 17 команда катнашты. Алар медицина, агитбригада, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теория һәм практик төрләрдәге төрләрдә көч сынаштылар. Мәртәбәле жюри бәйге төрләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot