news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә яшәүче ир-атның алимент буенча 200 мең сум бурычы җыелган

Суд аңа 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак.

Мөслимдә яшәүче ир-атның алимент буенча 200 мең сум бурычы җыелган
архив

(Мөслим, 18 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим район прокуратурасы 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Аның алиментлар буенча 200  мең сумлык бурычы җыелган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (бала тәрбияләү яисә хезмәткә яраксыз ата-ананы карау өчен акча түләмәү) гаепле дип тапты.

Суд барышында ачыкланганча, 2018 елның 4 сентябреннән 2019нчы елның 22 гыйнварына кадәр гражданинның алиментлар буенча 98 мең сум күләмендә бурычы җыелган. Гомуми бурычы исә 200 мең сумнан артып китә.

Әлеге зат беркайда да эшләми, балигъ булмаган балаларына матди яктан ярдәм итми. Ул үз гаебен таныды. Суд аңа 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак. Суд карары үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100