Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә ясалма орлыкландыру технигы көненә 18-20 баш сыер каплата
Күпчелек сыерлар игезәк бозаулар китерә, ди осеменаторлар.
(Мөслим, 15 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары", Лилия Шәймиева). Ясалма орлыкландыру технигы Алсу Бабаеваны Мөслим кызы дип беләләр. Ә ул Кукмара кызы! Югары Табын авылы егете Назыйф белән Кукмара кирпеч заводында эшләгән чорда таныша. 1988 елда Мөслимгә килен булып төшә Алсу һәм шул вакыттан алып, төгәл 30 ел “Туган як” агрофирмасының Югары Табын бүлекчәсендә хезмәт куя. Ул вакытта Мулланур Вахитов исемен йөрткән хуҗалыкта хезмәт юлын дуңгызлар караудан башлап җибәрә. Өч ел эшләгәч, колхоз рәисе Фәнис Җәләлетдинов аңа таналар группасы туплау тәкъдимен җиткерә, дип яза җирле басма.
– Хуҗалыкта таналар группасы юк иде. Колхоз рәисе, мәрхүм Фәнис абый: “Алсу, синнән чыга, эштән курыкмыйсың. Әйдә әле, таналар группасын җыеп кара. Үзеңә дә рәхмәт йөзеннән бер буаз тана бирермен” , – дип кызыктырды да, мин тәвәккәлләдем. 35 баш тана тупланды, – дип искә ала бүген Алсу Бабаева.
Алсу апа таналар да карый, бер үк вакытта осеменатор эшен дә алып бара. Әлеге һөнәргә ул үзлегеннән өйрәнә. Ясалма орлыкландыру буенча Казан һәм Бөгелмә белгечләре үткәргән укуларның берсеннән дә калмый Алсу. Шулай итеп белем һәм тәҗрибә туплый ул.
–Агрофирманың 700 баш савым сыеры бар. Буаз таналар саны (каплату дәрәҗәсенә җиткәннәр белән бергә) – 320 баш. 280 баш бозавыбыз бар. Менә шуларның һәммәсен карап өлгерергә җитешә Алсу апа. Аның эш сәгате иртәнге дүрт тулып киткәч башлана. Һәрвакыт елмаеп килеп керә. Сайлаган һөнәренә тугрылыклы, намуслы, тырыш кеше. Без аңа сокланабыз, – ди агрофирманың баш мал табибы Илнар Сабирҗанов.
Алсу апа ясалма орлыкландыру эшен хезмәттәше Клара Хатыйпова белән бергә башкара. Сыерларны каплату тулысынча ясалма рәвештә башкарыла. Агрофирмада бер генә баш үгез дә юк! Каплату эше сыерның теләгенә карап алып барыла. Көненә 3-4тә, 18-20 баш сыер да каплаткан вакытлар була. Каплату өчен башкаланың “Альт Вет” компаниясенең югары сыйфатлы спермасы кулланыла. Спермалары бик сыйфатлы, күпчелек сыерлар игезәк бозаулар китерә, ди осеменаторлар.
-Үз эшеңне яратып башкарганда, хезмәтеңә күрә акчасын алганда, башка эшкә китү уе булганы юк. Эшләгәнгә карап, 13-19 мең хезмәт хакы түләнә, – ди Алсу апа.
Эштән кайткач, үз ихатасында да маллар белән әвәрә килә ул. Сыеры, танасы, бозавы – барысы 10 баш! Ничек җитешәдер! Әле бит өч баласы, биш оныгы да бар! “Хезмәтеннән тәм табып эшләгәнгә шулай яшь, матур сакланды ул”, – диләр аның турында хезмәттәшләре. Бу чыннан да шулайдыр. Яшьлек матурлыгын югалтмаган Алсу апага сокланырга гына кала, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз