news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә яңа техникалар сатып алырга планлаштыралар

Узган ел техник коралланыш өчен генә дә 700 млн сум финанс чыгымнары сарыф ителгән иде.

Мөслимдә яңа техникалар сатып алырга планлаштыралар
архив

(Мөслим, 10 март, "Татар-информ",  "Авыл утлары").“Август-Мөслим” агрофирмасы быел да югары җитештерүчән яңа техникалар сатып алырга планлаштыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агрофирма бөртекле культуралар чәчү өчен алым киңлеге 12 метр булган “Амазоне ДМС” чәчкече сатып алганнар. Өч комплект “Барго” чәчкече алу планлаштырыла.

Бер үк вакытта агрофирманың элеккеге Авыл хуҗалыгы берләшмәсе территориясендә урнашкан базасын реконструкцияләү эшләре бара. Бу максатта 30 млн сум күләмендә финанс чыгымы кулланылачак.

Узган ел техник коралланыш өчен генә дә 700 миллион сум финанс чыгымнары сарыф ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100