news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды

Ул сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия.

Мөслимдә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды
http://muslumirc.ru/

(Мөслим, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). «Август-Мөслим» агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Ул сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия.

Комплекс «Август-Агро» хуҗалыкларын үзләре әзерләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин итәчәк. Орлык әзерләүнең тулы циклын — бөртекләрне чистарту, киптерү, калибрлау һәм инкрустацияләү кебек эшләрне башкарачак. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Яңа комплекс аша чыккан 100 тоннадан артык арпа орлыгы «Август-Кама тамагы» хуҗалыкларына озатылды инде. Киләчәктә шундый ук комплекс «Август-Теләче» агрофирмасы базасында да төзеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot