news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләр арткан

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 56 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

(Мөслим, 17 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләр арткан, дип яза җирле басма.

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 56 чакыру һәм мөрәҗәгать булган: 13е – йөрәк-кан тамырлары авыруы белән, инфекцияле вирус эләктергән 7 балага ярдәм күрсәтелгән.

“Йөрәк белән мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Әлеге авыру хәзер яшәрде, йөрәк белән күбрәк яшьләр интегә. Күпчелек очракта йөрәк авыруларына даими стресслар, киеренкелек сәбәпче була. Йөрәге авыртып, хәле кискенләшкән бер райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җибәрелде”, – дип хәбәр итә табиблар.

news_right_1
news_right_2
news_bot