news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә йөрәк кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр арткан

Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә йөрәк кан тамырлары (15 кеше) һәм неврологик авырулар (11 кеше) белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булган.

(Мөслим, 7 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә йөрәк кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр арткан, дип яза район газетасы.

Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә йөрәк кан тамырлары (15 кеше) һәм неврологик авырулар (11 кеше) белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. 8 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. 8 райондашыбызга – хирургия, 9 кешегә кискен респиратор авыру диагнозы куелган. Аллергия һәм астма белән – икешәр, алкоголь эпилепсиясе белән бер кеше мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot