Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә ветераннарга "Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар
Мөслим районы үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
(Мөслим, 9 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Бүген Мөслим районы үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, Яшь армиячеләр демонстрациясе Мөслим урамнарыннан үтте. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында веноклар, чәчәкләр салганнан соң тантана район мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне биредә Үлемсез полк каршы алды, дип яза җирле басма.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен башлап, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мөслимлеләрне Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Равил Кузюров шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнихановның да тәбрикләвен җиткерде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Мансур Зиннуровка, Халитҗан Шакировка “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Мондый бүләкне Республика көненә кадәр барлык сугыш ветераннары да алачак.
Үзешчәннәр, мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш һәркемне сугыш елларына алып китте, сугыш чоры авырлыкларын, шатлыклы җиңү мизгелләрен тасвирлады.
Бәйрәмгә чыккан халык ярминкәдә йөрде, концерт карады.
Концерт кичке 8 сәгатьтә Ык буенда дәвам итәчәк. Җиңү көне чаралары “Кояшлы Ык” ял зонасында салют белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз