news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә ветераннар спартакиадасы җиңүчеләре ачыкланды

Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм район пенсия бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

(Мөслим, 29 апрель, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). Мөслимнең универсаль спорт залында ветераннар спартакиадасы җиңүчеләре ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чараны Россия ветераннар союзы тәкъдиме белән Россия пенсия фондының Мөслим бүлеге, район ветераннар советы оештырды. Чараны үткәрүдә мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе һәм спорт мәктәбе тренерлары ярдәм итте.

Спартакиадада 19 авыл җирлегеннән ветераннар командалары катнашты. Алар сигез төрдәге спорт ярышларында көч сынаштылар.

Барлык җиңүчеләргә дә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең, мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясенең Мактау грамоталары, медальләр һәм район пенсия бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot