news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә уникаль спорт залы ачылды

Район башлыгы уникаль спорт залының символик ачкычын билбау көрәше буенча Россия чемпионы исемен алган яшь спортчы Ринат Сафиуллинга тапшырды.

(Мөслим, 31 август, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим район үзәгендә тиз арада калкып чыккан уникаль спорт залын ачу тантанасына оешма-предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, райондашлар һәм республика кунаклары килгән иде. Район башлыгы Рамил Муллин әлеге уникаль объектны төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен республикабыз хөкүмәтенә, Президентыбызга, “Евростиль” җәмгыятенә олы рәхмәтләрен җиткерде, дип яза җирле басма.

– Бу уникаль бина – районыбыз өчен көтеп алынган зур бүләк. Ул халыкка озак хезмәт итсен, балаларыбызга спортта зур җиңүләргә ирешергә ярдәм итсен, – диде Рамил Муллин.

Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов мөслимлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ирештерде.

Бәйрәм тантанасында җирлегебездә 6 ай дәвам иткән волейбол буенча I нче район чемпионатында җиңү яулаган командаларга кубоклар тапшырылды. Чемпион исеменә Мөслим гимназиясе һәм “Нептун” бассейны җыелма командасы лаек булды. Икенче урында – район эчке эшләр бүлеге, өченчедә – район Советы һәм башкарма комитеты командалары.

Район башлыгы уникаль спорт залының символик ачкычын билбау көрәше буенча Россия чемпионы исемен алган яшь спортчы Ринат Сафиуллинга тапшырды. Аннары кунаклар, бина эченә узып, спорт залларын карадылар, анда шөгыльләнүче балалар белән очраштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100