news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә туризмны үстерүгә багышланган “Су өсте одиссеясе” чарасы узды

Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Мөслимдә туризмны үстерүгә багышланган “Су өсте одиссеясе” чарасы узды
muslumirc.ru/news/stati/su-ste-odisseyase-charasy-uzdy-fotoreportazh

(Мөслим, 4 август, "Татар-информ", "Мөслим-информ").  Мөслим районында күп төрле спорт чаралары уза. Бүген исә җирлек өчен яңа төр чара башланды. Ул – “Су өсте одиссеясе”. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чараны район мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе үткәрә. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында районда яшәүчеләрдә су спорты төрләренә мәхәббәт уяту, җирлектә туризмны үстерү, районда һәм күрше-тирә районнар арасында дуслыкны үстерү.

Су өстендәге сәяхәтне дирекциянең директоры Марат Байрханов җитәкли. Дирекция хезмәткәре Рүзәл Исанаев төрле бәйгеләрне үткәрү буенча җаваплы. Сәяхәттә өч команда – Мөслим һәм Сарман районнары, Иске Вәрәш һәм Казаннан кайткан кунаклар командалары һәм ике дистәдән артык кеше катнаша.

Командалар бүген Мәлләтамак авылы янында Ык елгасы аша салынган күпер яныннан юлга кузгалдылар. Алар 48 сәгать дәвамында 43 км юл үтәчәкләр. Чара барышында “Иң көчле әзерлекле команда”, “Иң шаян команда” һәм “Иң тәмле ризык” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Сәяхәт иртәгә Минзәлә районы Урманай авылы янында төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100