news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә “Туган якның милли моңнары” район смотр-конкурсы сезоны ачыла

“Халык фольклор коллективы” исеменә дәгъва итүчеләр дә осталыгын күрсәтте.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Мөслимнең Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында төбәк предприятиеләре һәм оешмалары арасында “Туган якның милли моңнары” район смотр-конкурсы сезонын ачу тантанасы була, диелә muslumirc.ru сайтында.

Халкыбызның милли йолаларын, гореф гадәтләрен барлау, милли мәдәниятне үстерү; яшьләрдә халкыбызның үткәненә, аның сәнгатенә, милли йолаларыбызга мәхәббәт тәрбияләү; районда яңа талантларны барлау, аларны үстерү, сәхнә культурасына өйрәтү; халыкның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, мәдәният учакларына күбрәк тамашачыны тарту максаты белән уздырыла торган конкурс ике турда була. Башта график нигезендә район мәдәният йортында, аннары 30 ноябрьдә район мәдәният йортында гала- концерт үткәрелә.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әле яңа гына “Халык фольклор коллективы” исеменә дәгъва итүче коллективлар чыгышы тәкъдим ителде. Мари Бүләр мәдәният йортыннан “Поляр кас” мари фольклор ансамбле, Михайловка мәдәният йортыннан “Рябинушка” рус фольклор ансамбле, Яңа Усы мәдәният йортыннан “Усыкай буйлары” керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Һәр коллектив үз программасын тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Жюридагылар районда эшләп килгән фольклор коллективларның чыгышын югары бәяләде, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100