news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә трактор ясау тәртибен үзләштерәләр

Компаниядә уртача хезмәт хакы – 39 мең сум.

Мөслимдә трактор ясау тәртибен үзләштерәләр
Лилия Шәймиева

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл  утлары", Лилия Шәймиева). Мөслим районының “Агромастер” компаниясе быел 1 млрд сумлык продукция эшләп чыгарырга исәпли. Компания трактор ясау тәртибен өйрәнә башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

2005 елдан җирлегебездә эшләүче “Агромастер” җитештерү компаниясе – районда халыкны иң күп эш урыннары белән тәэмин итүче дә, иң күп хезмәт хакы түләүче дә. Илгиз Исламов җитәкләгән компаниядә бүгенге көндә 200 дән артык кеше хезмәт куя. Энергоресурс саклау технологиясенә нигезләнгән куәтле техника җитештерелүче компаниядә һәр елны 700 дән артык агрегат сатыла.

– Трактор ясау программасын, аны ясау тәртибен үзләштерә башладык. Бүген басуда яңа төр техника – Т-360-Ш шарнирлы трактор сынау уза. Тагын өчесе үз чиратларын көтә. Көчле, куәтле техникага сорау күп булыр дип уйлыйбыз, – ди компания җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

Казахстан, Әрмәнстан, Монголия илләре, Сахалин, Калининград кебек ерак регионнар белән дә хезмәттәшлек итүче компания җитештергән һәр техника – авыл хуҗалыгы тармагы өчен көтелгән яңалык. Узган ел уйлап табылган “Тайлер-мастер” культиваторын быел гына да 400 данә сатканнар.

Чәчү алдыннан пар җирләрен эшкәртү өчен җитештерелгән әлеге агрегат реализация буенча Россиядә беренче урынны алып тора. Бүгенге көндә әлеге агрегатлар республикада, Россия регионнарында һәм чит илләрдә басу иңли. Бүген Россиянең 60 регионында һәм 24 чит илдә “Агромастер” агрегатларын яратып сатып алалар. 

Көннән-көн үсә һәм ныгый баручы компаниядә эшләргә атлыгып торалар. Компаниядә уртача хезмәт хакы – 39 мең сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100