news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә танылган язучы-әдипләр кунак булды

Алар татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар.

(Мөслим, 30 сентябрь, "Ттатар-информ", "Авыл утлары"). Республиканың иң танылган язучы-әдипләре, алар белән бергә Мөслим районында туып үскән әдипләр Мөлимдә кунакта булды, дип яза җирле басма.

Мөслимдә Татар әдбияты һәм сәнгате көннәре узды. Ел саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында кичә әдәбият һәм сәнгать әһелләре Мөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар. Алар “Җәмигъ” мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар һәм сәнгать мәктәбендә булдылар. “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар.

Чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да үз – фикер тәкъдимнәрен җиткерде. Кич белән Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әдәбият һәм сәнгать кичәсе узды. Район кунаклары мәктәпләрдә укучылар белән очрашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot