news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимдә шагыйрь Зөлфәтне искә алдылар

Чарада шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның турындагы истәлекләр барланды, кызыклы чыгышлар тыңланды.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Мөслим район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Зөлфәткә багышланган зур кичә булды, дип яза районның "Авыл утлары" газетасы.

Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары – язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, лаеклы ялдагы күренекле өлкәннәребез, Мөслим халкы катнашты. Биредә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның турындагы истәлекләр барланды, кызыклы чыгышлар тыңланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot