news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

Анда субсидия бәрабәренә фураж өләшү турында сүз барды

(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кичә Мөслимдә район хакимияте башлыгы Ришат Хәбипов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үтте. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә. Киңәшмәдә сүз башлыча шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне азык белән тәэмин итү турында барды. Анда субсидия бәрабәренә фураж өләшү хакында да сөйләштеләр.
Район башлыгы Ришат Хәбипов 20 нче августка чаклы фуражны өләшеп бетерергә кирәклеген ассызыклады. “Туган яклар” агрофирмасында киләсе ел уңышы өчен орлыклар әзерләүгә нык игътибар белән караганлыклары ачыкланды. Хәзерге вакытта анда көзге чәчү өчен 130 тонна бодай, 1420 тонна арыш, 69 тонна тритикале орлыгы бар. Арыш орлыгының 1000 тоннасын сатарга ниятләп торалар. Көзге чәчүгә исә 20 августтан соң керешәчәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100