news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә Семык бәйрәмен үткәргәннәр

Бәйрәмдә республика районнары, Марий Эл республикасы, Киров өлкәсе кунаклары катнашкан.

Мөслимдә Семык бәйрәмен үткәргәннәр
muslumirc.ru/

(Мөслим, 1 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Бүген Мари Бүләр авылында мари халкының республикакүләм Семык бәйрәме узды. Бәйрәмдә республика районнары, Марий Эл республикасы, Киров өлкәсе кунаклары катнашкан.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Семыкта катнашучыларны Татарстан Президенты департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарә начальнигы Данил Мәхмүтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы советының Башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның марилар җәмгыяте җитәксесе Олег Третьяков сәламләде.

Бу көнне теләгән һәркем төрле уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100