news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә сайлау алдыннан бәйрәм чаралары уза

Мөслим район җирлегендә дә мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара.

 (Мөслим, 13 март, "Татар-информ", "Авыл утлары", Мөнирә Арсланова). 18 март көнне Россиядә Президент сайлаулары үтәчәк. Республика күләмендәге, шул исәптән Мөслим район җирлегендә дә мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара, дип яза җирле басма.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында башкалабыздан килгән сәнгать осталары концерты булды. Яшь җырчылар Дмитрий Босов һәм Гөлнара Байназарова, “Казан кичләре” бию ансамбле мөслимлеләргә матур ял киче бүләк иттеләр. Моңа кадәр Мөслим сәхнәсеннән чит телдә опера арияләре яңгыраганы булды микән? Саф, көчле тавыш белән башкарган җырларны, биюләрне тамашачылар “Браво!” дип алкышлады. Концертны “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев башкаруындагы нәфис сүз бербөтен итте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Рүзәл Әхмәдиев концертка килгән һәм килми калган барлык гүзәл затларга чын күңелдән тәбрикләүләрен җиткерде.

Берничә көн алдан мөслимлеләргә Минзәлә татар дәүләт драма театры Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) әсәрен тәкдим итте. Спектакльне өлкән сыйныф укучылары да яратып карады. Спектакльдә якташыбыз – Метрәй авылы егете Илмир Кашапов та катнаша. Хезмәттәшләре аның турында “өметле егет” ди. Без Илмирны киләчәктә төп рольләрдә күрергә өметләнәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100