news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә сабан культураларын тукландыру эшләре бара

Барлыгы 44 мең 800 гектар мәйданда чәчүлекләр гербицид белән эшкәртелде.

 (Мөслим, 25 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдә сабан культураларын тукландыру бара

Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сабан культураларын тукландыру дәвам итә. Әлеге чара район буенча 27 мең 200 гектарда башкарылды. Бер үк вакытта чүп үләннәренә каршы көрәш тә бара. Барлыгы 44 мең 800 гектар мәйданда чәчүлекләр гербицид белән эшкәртелде. “Намус”, “Туган як” агрофирмаларында, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге агрочараны төгәлләргә дә өлгерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100