Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә республика конференциясенең милли мәгариф буенча секция эше башланды
Пленар утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
(Мөслим, 9 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның бер төркем мәгариф хезмәткәрләре Мөслим районына килде. Бүген биредә мәгариф хезмәткәрләрнең традицион август киңәшмәсенең "Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясе эше булачак.
Пленар утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак. Утырышка кадәр мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, мөгаллимнәр өчен экскурсия оештырылды. Тукай мәйданында "Печән базары" тормышы белән таныштылар, аннары мәктәпләр, балалар бакчаларына юл тоттылар. Мөслим лицее укучылары төрле милләт вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре булуы турында чыгыш ясады. Кунаклар шулай ук "Кояшкай", "Миләшкәй" балалар бакчасына, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренә барачак.
Билгеле булганча, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз